歌词
Күпме еллар үтте,
Күпме сулар акты.
Синсез күпме язлар үттеләр.
Менә кайтыр диеп,
Моңнарга уралып,
Ә язларым сине көттеләр.
Оныт(а а)лмый килдем,
Эй сагындым дидем,
Иңнәреңнән кочаклап алдым да..
Кичер(ә а)лсаң,кичер,
Кичер мине,диеп,
Гаеплемен диеп,синең алдыңда.
Үткәннәрдән килдең,
Көткән идем,дидең.
Кабат югалтырга язмасын.
Өзелеп сөйгән ярлар,
Үкенүләр булып,
Чит-ятларга гына калмасын.
专辑信息
1.Кичер