歌词
Җаннарым өши салкыннан,
Ниләр булды, дисеңме.
Күңелләрем мөлдерәмә,
Шуны да сизмисеңме.
Китмә, янымда бул, китмә,
Бик тә моңсу чакларым.
Ялкыннар өстәп дөрләтик,
Сөюнең учакларын.
Китмә, янымда бул, китмә,
Бик тә моңсу чакларым.
Ялкыннар өстәп дөрләтик,
Сөюнең учакларын.
Синең миңа карашларың,
Үзгәргән күк тоела.
Нигә генә шикле уйлар,
Керә минем уема.
Китмә, янымда бул, китмә,
Бик тә моңсу чакларым.
Ялкыннар өстәп дөрләтик,
Сөюнең учакларын.
Китмә, янымда бул, китмә,
Бик тә моңсу чакларым.
Ялкыннар өстәп дөрләтик,
Сөюнең учакларын.
Юк-бар сәбәпләрен табып,
Суытмыйк араларны.
Ак хисләрдән, саф хисләрдән,
Эзләмик караларны.
Китмә, янымда бул, китмә,
Бик тә моңсу чакларым.
Ялкыннар өстәп дөрләтик,
Сөюнең учакларын.
Китмә, янымда бул, китмә,
Бик тә моңсу чакларым.
Ялкыннар өстәп дөрләтик,
Сөюнең учакларын.
专辑信息
1.Китмэ (Tatar Version)